«Каникуллар»: танып-белү-уен программасы (6+)

Җәйге каникуллар башында, июнь дәвамында, 11 нче санлы китапханәдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Каникуллар» дигән танып-белү-уен программасы үтте.

Балалар, хәзинә эзләп, яраткан балалар язучысы Эдуард Успенскийның Простоквашиносына сәяхәт кылды. Һәр станциядә сәяхәтчеләрне Эдуард Успенский китаплары геройлары – Шапокляк карчык һәм мәче Матроскин каршы алды. «Рәхим итегез» дигән беренче станциядә балалар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Киләсе станциядә, «Күңелле игъланнар» бәйгесендә игъланнар тыңлап, балалар ялгышмыйча автор булырлык китап геройларын атады. «Дуслар йорты» исемле станциядә зур кызыксыну белән «Крокодил Гена и его друзья» китабы буенча китапнамәне карап, балалар актив рәвештә интерактив викторинада катнашты. Шуннан соң музыкаль бәйгедә беренче аккордлар буенча әдәби геройларның җырларын җиңеллек белән таныдылар. Соңгы  «Простоквашино» станциясендә, барлык биремнәрне уңышлы башкарып чыкканнан соң, мәче Матроскин балаларга хәзинәнең кайда икәнлеген күрсәтте. Хәзинә үзенчәлекле, әдәби булып чыкты! Бу – Эдуард Николаевич Успенский китаплары!

Вакыт күңелле һәм кызыклы узды. Балалар күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф алды, бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат белде. Чара вакытында алар язучының яхшылыкка, әйләнә-тирә дөньяны яратырга, дус-тату булырга өйрәтүче әсәрләрен яхшы белүләрен күрсәтте һәм, Эдуард Успенскийның әлегә кадәр үзләре белмәгән геройлары белән танышу өчен китапханәгә тагын килергә сүз бирделәр.

Поделиться: